Казанда «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган бокс буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 мартта Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 15-16 яшьлек егетләр арасында «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган бокс буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР «Динамо» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин һәм Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев сәламләде.

Татарстан Республикасы спортчылары арасында Ярышларда призерлар булдылар:

1 урын – Әлмир Кәлимуллин (в/к 48кг);

2 урын – Артем Трондин (в/к 60кг);

3 урын – Илназ Йосыпов (в/к 57кг);

3 урын – Лев Григорьев (в/К 70кг);

3 урын – Вячеслав Красильников (в/к 75кг).

13 авырлык категориясендә һәр җиңүчегә чемпионлык билбавы тапшырылды. Барлык үлчәүләр буенча җиңүчеләр һәм призерларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International