Биектау районы балалар бакчалары хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

22 мартта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тагын ике Биектау балалар бакчасы хезмәткәрләре тапшырды.

Бу юлы «Сандугач» һәм «Байгыш» балалар бакчалары коллективлары үз көчләрен сынап карады. Барлык хезмәткәрләр дә тест биремнәрен үтәүгә зур теләк белән керештеләр һәм үз нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International