26 мартта Бадминтон үзәгендә «Канатлы Зилант» Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары старт ала. Турнирда илнең 18 төбәгеннән 450дән артык спортчы катнашачак.
Уеннар 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә, шулай ук 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында узачак.
Ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Әлки, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Буа, Чистай, Тәтеш, Актаныш һәм Кама Тамагы районнары спортчылары чыгыш ясаячак.
Яшүсмерләр ярышлары тәмамланганнан соң, 30 марттан 1 апрельгә кадәр өлкәннәр арасында турнир узачак, ул илнең иң көчле бадминтончыларын, шул исәптән Татарстан җыелма командасы лидерларын җыячак.