Лениногорскида район башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Лениногорскида район башлыгы кубогына ел саен бадминтон буенча ярышлар узды. Аларда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.

Чарада хөрмәтле кунаклар: ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лиса Габитова һәм спортчылар катнашты.

ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин үз чыгышында Татарстанда бадминтон актив үсеш ала, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны арта, диде. Ә Лениногорск бик ышанычлы адымнар белән алга бара, диде ул.

Быел күчеп баручы башлык кубогын 2 нче мәктәп командасы яулады. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International