20 мартта Алабугада җиңел атлетика манежы базасында «Транснефть –Синтез» ҖЧҖ хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы нормативларын үтәделәр.
Сынаулар программасына:
- гимнастика эскәмиясендә туры аяклы басып торудан алга авышу;
- идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп;
- тәнне аркада ятып күтәрү;
- ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү;
- кыска дистанциягә йөгерү.