24-26 мартта Түбән Новгородта В.Г. Рамильцева һәм Ю.Н. Червяков истәлегенә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Татарстан Республикасы вәкилләре дүрт разрядта аерылып тордылар. Хатын-кызлар ялгыз разрядында Евгения Косецкая җиңүче булды. Көмеш медальләрне ир - атлар парлы разрядында Әмир Хәмидулин, хатын - кызлар парлы разрядында Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина, катнаш парлы разрядта Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова яулады.