25 мартта Кисловодскида кросс буенча Россия Кубогы һәм Беренчелеге узды. Ярышларда бөтен илдән 300дән артык җиңел атлет катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спортчылары ике «көмеш»яулады:
Фазыл Хөсәенов 3 км дистанциядә 9:08 нәтиҗәсе белән Россия Кубогының көмеш призеры булды, беренче урыннан 2 секундка артта калды.
Адель Гафиатуллин U20 юниорлары арасында Россия беренчелегендә икенче булып финишка килде. 1 км дистанцияне җиңел атлет 2: 41 сәгатьтә узды.