Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында шахмат турнирында җиңде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә, 25-26 мартта, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбе диварларында дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында традицион шахмат турниры узды. Ике көн дәвамында Татарстанның 18 ведомствосы хезмәткәрләре шәхси һәм команда зачетында иң көчлеләрне ачыкладылар.

Дәүләт хезмәткәрләре арасында ярышлар Швейцария системасы буенча 9 турда тиз шахмат кагыйдәләре буенча уздырыла. Команда зачетында урыннар тәртибе команданың барлык уенчылары биләгән урыннарның иң аз суммасы буенча билгеләнә.

ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев сөйләвенчә, Татарстан ведомстволары хезмәткәрләренең Спаракиадада катнашуы халык арасында спорт белән шөгыльләнүне һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә:

«Татарстан Республикасы гражданнарын спорт белән шөгыльләнүгә агитация алып барганда, без үзебез, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре буларак, кешеләргә уңай үрнәк күрсәтергә тиешбез. Ел саен дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы турнирларында хәтта иң ерак өлкәләрдән дә җитәрлек санда спорт сөючеләр җыела. Шахмат турниры махсус чара, чөнки монда физик мөмкинлекләр генә түгел, ә берничә адым алга логик фикерләү осталыгы мөһим. Һәр көн эштә без барыбыз да баш миебезне төрле бурычлар белән өйрәтәбез, шуңа күрә бүген барыбызга да максималь нәтиҗәгә ирешергә һәм командага җиңү китерергә телим», - дип уртаклашты министр урынбасары.

Шәхси зачет җиңүчеләре булдылар:

Ирләр арасында

1 урын - Фәрхәт Килеев (ТР Икътисад министрлыгы);

2 урын - Илдар Садыйков (ТР Дәүләт Советы Аппараты);

3 урын - Булат Шаһиев (ТР Суд департаменты идарәсе).

Хатын-кызлар арасында

1 урын - рага Мөбарәкшина (ТР Раис администрациясе);

2 урын - Залия Мифтахова (ТР Министрлар Кабинеты Аппараты);

3 урын - Эльвира Сафина (ТР Раис администрациясе).

Команда зачеты:

1 урын - ТР Дәүләт Советы;

2 урын - ТР Раис администрациясе;

3 урын - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты.

Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында барлыгы 9 спорт төре буенча ярышлар уза. Турнирлар ел дәвамында чират буенча уза. 2023 елда министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре чаңгы узышларында һәм шахматларда үз көчләрен күрсәттеләр инде. 15 апрельдә баскетбол буенча ярышлар башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International