18-27 март көннәрендә Төмәндә «Себер энҗесе» кышкы спорт төрләре Үзәге территориясендә Чаңгы узышлары буенча Россия чемпионаты уза.
Татарстан Республикасы командасы ярышларның команда зачетында 5204 очко нәтиҗәсе белән җиңүче булды. Икенче урында Төмән өлкәсе җыелма командасы (2927,5 очко), өченче урында Коми Республикасы вәкилләре (2526,5 очко).