Шимбә көнне Сочидагы милли команда җыелмаларыннан кайткач, «Динамо-Ак Барс» хоккейчылары тулы составта бүген чирәмдәге хоккей үзәге кырында күнегүләргә чыктылар.
Монда, ЦХТ базасында, Араик Маргарян тәрбияләнүчеләре бер атна дәвамында шөгыльләнәчәк. Ә 3 апрельдә 20 уенчыдан торган команда Беларусь Республикасына китә, анда 6 апрельдән Брест шәһәрендә Прометей халыкара турнирында катнаша.