«КАМАЗ» хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Чаллы «КАМАЗ» заводының 250дән артык хезмәткәре ГТО хәрәкәтенә кушылды. Бер ай дәвамында алар «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә комплексның төп нормативларын үтәгәннәр, «Дельфин» спорт мәктәбендә йөзүдә һәм яр буе паркында чаңгыда йөгерүдә катнашканнар.

Чаңгы узышлары буенча «КАМАЗ» ААҖ беренчелегенең рәсми ачылышында катнашучыларны ГТО отличие билгеләре белән бүләкләү булды. Спортчыларны «КАМАЗ» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Илдар Шамилов котлады. Шулай ук бүләкләүдә мактаулы кунаклар сыйфатында «КАМАЗ-Мастер» командасы автоузышчысы Фирдәүс Кәбиров һәм бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Лиса Зубрилова катнашты.

ГТО нормативларын тапшыруны оештыру Чаллы шәһәренең Физик культура һәм спорт идарәсе белән берлектә «КАМАЗ» ААҖ профсоюз комитеты ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International