Аксубай районында волейбол буенча ярышлар узды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

23-26 март көннәрендә «Юность» спорт комплексында «2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге, «Б группа» төркеме узды.

Ярышларга республиканың 14 районыннан егетләр килде. Ярымфиналга Әтнә, Аксубай, Арча һәм Сарман районнарыннан егетләр чыкты. Беренче урында - Арча районы командасы, икенче урында-Сарман районы, өченче урында Әтнә районы егетләре.

Иң яхшы уенчылар дип танылган:

Демухаметов Әмин - Арск районы

Гәрәев Илназ - Сарман районы

Хәйретдинов Ризван - Әтнә районы

Җиңүчеләрнең барысы да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International