«Бар Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча «Башлык Кубогы» район беренчелегенең беренче этабы уза.
Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар.
Ярышлар ай саен ун этапта узачак. Декабрьдә суперфинал узачак. Аларда районның барлык теләүчеләре катнаша.