Татарстан бадминтончылары «Канатлы Зилант» Бөтенроссия ярышларында медальләр яулады

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

29 мартта Бадминтон үзәгендә «Канатлы Зилант» Бөтенроссия яшүсмерләр һәм юниорлар ярышларына, шулай ук 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасындагы ярышларга нәтиҗә ясалды.

Уеннарда рекордлы санда катнашучылар җыелган илнең 17 төбәгеннән 470тән артык спортчы.

Турнир призерлары булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе, Саратов, Воронеж, Новосибирск, Орлов, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан һәм Татарстан республикалары вәкилләре танылды. 

Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин катнашты.

Татарстан спортчылары ярышларда 20 алтын, 12 көмеш һәм 32 бронза медаль яуладылар. Турнир призерлары-Казан, Алексеевск, Әлки, Саба, Әлмәт, Тукай, Актаныш, Кама Тамагы һәм Түбән Кама районнары бадминтончылары.

30 марттан 1 апрельгә кадәр үзәктә өлкәннәр арасында «Канатлы Зилант» Бөтенроссия ярышлары уза, анда 12 төбәктән 130дан артык спортчы катнаша. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы лидерлары Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International