1 апрельдә Түбән Каманың «Шинник» СК-сында егетләр арасында ирекле көрәш буенча «М-7» Бөтенроссия ачык турниры узачак. Быел турнир 11 тапкыр узачак.
Турнир уздырылган вакытта Россия Федерациясе территориясендә генә түгел, ә аның чикләреннән тыш та популярлык яулый. Быел турнирга Россиянең 25 төбәгеннән Калининградтан Ханты-Мансийска кадәр, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстаннан 60ка якын команда килгән.