Инклюзив турнир май аенда узачак һәм ике атна дәвам итәчәк. Балалар белән Казанның һәвәскәр хоккей командалары спортчылары ярышачак.
Инклюзив команда Казанның боз ареналарында шөгыльләнә. Спортчылар үз тренерларын аңлар өчен, дәрескә сурдотәрбайҗан килә.
Проект Казан преподобный Сергий Радонежский мәхәлләсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Инициативаны Президент грантлары фонды һәм шәһәр администрациясе хуплый.
Инклюзив матчлар начар ишетүче спортчыларга сәламәтлек буенча чикләүләре булмаган көндәшләре белән ярышларда тигез дәрәҗәдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый чаралар ярдәмендә ишетү сәләте бозылган кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итә ала, - дип ассызыклады Сергий ата.