30 марттан 1 апрельгә кадәр Ижевск шәһәрендә «СК Арена» территориясендә эстетик гимнастика буенча традицион төбәк-ара турнир «Алтын Итламас»узды. Искәртеп узабыз, әлеге чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры килә.
Ярышларда Идел буе спорт һәм туризм университеты командасы өченче урынны яулый һәм турнирның бронза призерлары була.
Анда Татарстан, Удмуртия һәм Марий-Эл командалары катнашты. Бу стартта спортчылар Казан чемпионатында күрсәтелгән яңартылган программа белән чыгыш ясадылар, аны катлаулырак һәм кызыклырак элементлар белән тулыландырдылар.
Университет командасы составына Эвелина Әхтәмова, Екатерина һәм Елизавета Баженова, Аделина Евдокимова, Кристина Егорова, Ксения Клабукова, Софья Курская, Элина Фазылҗанова һәм Елизавета Шангина керә.