Бер ай дәвамында, 25 февральдән 25 мартка кадәр, Агрызда төнге футбол лигасы кысаларында мини-футбол буенча матчлар узды. Уеннарда барлыгы җиде команда катнаша. Әлеге лига инде өченче тапкыр уза.
Узган ялларда финал уеннары узды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Мәсәлән, беренче урында - «Локомотив - 2000-2003» командасы, икенче урында - «Локомотив-2004-2006» командасы, өченче урында - «СССР» командасы (40+)
Ярышларны оештыручы хәбәр иткәнчә, ДЮСШ тренеры Алексей Колчин хәзер стадионда 6+1 форматында зур футбол старт ала. Уеннарга теләгән һәркем чакырыла.