24-26 мартта Ижевск шәһәрендә Россия Герое Сергей Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән спортчылар катнашты.
Тренерлар Ленар Кәлимуллин һәм Илнар Хәйруллин җитәкчелегендәге Зәй спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар:
Абүбәкәр Мөгурбиев 26 кг авырлыктагы категориядә чемпион булды, шулай ук иң яхшы техника өчен махсус призга лаек булды;
Денис Землянов 37 кг авырлыктагы категориядә чемпион булды;
Кәрим Кәлимуллин 48 кг га кадәр авырлык категориясендә чемпион булды;
Әмир Хөснетдинов 29 кг авырлыкта бронза призер булды;
Айнур Юнысов 32 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза призер булды.