«Акчарлак» спорт комплексында 2006-2009 елларда туган егетләр арасында корэш буенча зона ярышлары узды. Турнир Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган агрономы һәм 1983-1984 елларның иң яхшы тренеры Гатин Ринат Гумарович истәлегенә оештырылды.
Турнирда Апас, Буа, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнары спортчылары катнашты.
Спортчыларны хөрмәтле кунаклар - «Ак барс» Көрәш сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Шәйхетдинов, «Корэш» Федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, РФнең Атказанган физик культура хезмәткәре Мансур Мифтахов, шулай ук район башлыгы Наил Вазыхов һәм ярышларның баш судьясы Әухат Мөхәммәдиев сәламләде.
Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, дипломнар һәм оештыручылардан акчалата призлар белән бүләкләделәр.