28-29 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды.финалда 4 иң көчле команда ярышты: «Ак Бүре» - Казан шәһәре, «Чаллы» - Яр Чаллы шәһәре, «Олимп» - Кукмара шәһәре, «Стрела» - Казан шәһәре.
2022-2023 елгы сезонда 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 17 команда катнашты. Тренер Таһир Нурмөхәммәтов һәм «Олимп» командасы хоккейчыларының бердәм эше нәтиҗәсендә балалар җиңү яуладылар һәм беренче урынны алдылар.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Чыңгыз Сәитов, «иң яхшы уенчы» номинациясендә Рамазан Хәлиуллин танылды.