18-24 апрельдә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә «теннис академиясе» спорт комплексы базасында кикбоксинг буенча Россия Кубогы узачак. Ярышлар ике этапта узачак: 18-20 апрельдә спортчылар лоу-кик, лайт-контакт, поинтфайтинг һәм сольный композицияләр дисциплиналарында медальләр уйнатачак; 22-24 апрельдә фулл – контакт һәм К1 дисциплиналарында.
Турнирларда Россия Федерациясе төбәкләреннән 600дән артык спортчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак. Россия Кубогы төрле дәрәҗәдәге атлетларны – кикбоксингта үз юлын яңа гына башлаучыларны, дөнья чемпионнарын һәм Россия милли командасының күренекле вәкилләрен, мәсәлән, Дарья Кувакина, Карина Вәлиева, Избелла Анферова, Артем Штырков, Иван Булдаков һәм башкаларны берләштерәчәк.
Турнирны ачу тантанасы 18 апрельдә 14: 00 сәгатьтә узачак.
24 апрельдә 15: 00 сәгатьтә Фулл-контакт һәм К1 дисциплиналарында гала-финаллар узачак.
Шулай ук билгеләп үтик, Россия Кубогы белән параллель рәвештә яшь спортчылар өчен «Kazan open» Бөтенроссия ярышлары узачак, анда 700гә якын атлет катнашачак.