Кичә Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча 2023 елгы Россия чемпионатының дүртенче ярыш көне тәмамланды. Турнир кысаларында аркада йөзү, баттерфляй, брасс, ирекле стиль һәм комплекслы йөзү буенча медальләр уйнатылды.
400 метр ирекле стиль дисциплинасында хатын-кызлар арасында алтын өчен чын көрәш бара. 0,24 секунд аерма белән Татарстан йөзүчесе Софья Дьякова Россия чемпионы һәм турнирның алтын медале иясе булды. Спортчы 4 минут 7,17 секунд нәтиҗә күрсәтә һәм Россиянең яшүсмерләр рекордын куя.
Дистанциядә көмеш медальне Анна Егорова (4:07,41), бронза медальне Анастасия Гуженкова (4:10,99) яулады. Шулай ук Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаучы Валерия Саламатина дистанциядә дүртенче нәтиҗә күрсәтте (4:12,92).
Казанда Чемпионат 21 апрельдә тәмамланачак.