«Динамо-Ак Барс» - Россия Суперкубогы ияләре

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Кичә казанның чирәмдәге хоккей үзәге кырында Россия Суперкубогы өчен Казанның «Динамо-Ак Барс» һәм Мәскәүнең «Динамо-Электросталь»командалары арасында матч узды.

Илнең иң көчле ике командасының көрәше Казан динамовчылары файдасына 5:3 исәбе белән тәмамлана. Шулай итеп, Динамо-Ак Барс  илебезнең үләндәге хоккейның яңа уен сезонында беренче трофейны яулады. Россиянең атказанган тренеры Араик Маргарян тәрбияләнүчеләре тарихта 3 тапкыр Россия Суперкубогына ия булдылар.

Очрашу тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы узды. Финалга чыккан командага истәлекле медальләр, ә чемпионнарга Кубок һәм җиңүчеләр медальләре тапшырылды. 2023 елда Россия Суперкубогының иң яхшы уенчысы дип «Динамо-Ак Барс» ярымсакчысы Иван Луцевич танылды һәм махсус бүләк белән бүләкләнде.

27 апрельдән Казан динамовчылары Россия Кубогының гамәлдәге ияләре титулын яклау хокукы өчен көрәшкә керәчәк, ә 9 майдан соң Россия чемпионнары титулын яклаячак. Исегезгә төшерәбез, безнең хоккейчылар ил Кубогына өч тапкыр ия булдылар, ә Суперлиганың дәрәҗә пьедесталының югары баскычына 20 тапкыр күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International