28 апрельдә Россиядә цифрлы һәм реаль дөньяларны берләштерә торган уникаль интерактив дәрес узачак. Илнең һәм дөньяның төп инновацион спорт вакыйгасына - «киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына багышланган дәрескә Россиянең 89 субъекты кушылачак.
Казанда ачык фиджитал дәресе Идел буе спорт университетында һәм Иннополис Университетында узачак. Дәрес 10:00 сәгатьтә башланачак.
Туры эфирда студия алып баручылары һәм кунаклары спорт активлыкларының яңа форматлары турында сөйләячәкләр, ә аннары балалар практикада фиджитал спортка чумачаклар. Трансляция ВКонтакте социаль челтәрендә булачак.
Студия кунаклары булып РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Дарья Кирьянова, уен проекты җитәкчесе Игорь Столяров, фигурист, Олимпия уеннары призеры Александр Энберт, синхрончы, Олимпия чемпионы Алла Шишкина һәм «Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль торачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 31 гыйнварында Фиджитал спорт Россиядә яңа спорт төре дип танылды. Бу юнәлешне үстерү өчен бөтен ил буенча мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында махсуслаштырылган секцияләр ачу, шулай ук төрле ярышлар үткәрү планлаштырыла. Аларның иң зурысы 2024 елның 23 февраленнән 2 мартына кадәр Казанда узачак «киләчәк Уеннары» халыкара турниры булачак.