Кичә Казанда Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Турнир 23 апрельдән Су спорт төрләре сараенда узды һәм Россиянең һәм Беларусь Республикасының 24 командасыннан 279 спортчыны җыйды.
Татарстан Республикасы турнирда Казан олимпиада резервы училищесының Татьяна Покровская мәктәбе һәм Яр Чаллының «Дельфин»олимпиада резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең өч командасы белән чыгыш ясады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча барлык спортчылар да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм бүләкләр яуладылар:
Беренче көнне Валерия Попова һәм Аделина Сәгытованың Татарстан дуэты Россия Федерациясе субъектлары арасында техник программада көмеш медаль яулады.
Техник программада катнаш дуэтлар арасында Артур Коршунов һәм Александра лямасова 88,0797 балл җыйдылар. Бу РФ субъектлары арасында беренче һәм гомуми зачетта икенче нәтиҗә.
Беренче көн ахырында Агния Тулупова Россия җыелма командасы составында «группа-техник программа»дисциплинасында 1 урынны яулады.
Икенче ярыш көне кысаларында ирекле дуэтта медальләрне Артур Коршунов һәм Александра лямасова яулый. Аларның 88,9333 нәтиҗәсе гомуми зачетта икенче һәм РФ субъектлары арасында беренче булды.
Ирекле программада хатын-кызлар дуэтлары арасында РФ субъектлары арасында көмеш призерлар булып Валерия Попова һәм Аделина Сәгытова танылды. Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча, ике төр программаны башкарганнан соң, спортчылар 180,2165 җыеп, бронза медаль яулыйлар.
Ир-атлар техник солосында РФ субъектлары арасында 84,3310 нәтиҗә белән Владимир Першин җиңүче булды. Гомуми исәптә бу икенче нәтиҗә. Ирекле программада өченче нәтиҗәне Артур Коршунов күрсәтте (88,633). РФ субъектлары арасында бу нәтиҗә спортчыга алтын медаль яуларга мөмкинлек бирә.
Хатын-кызлар солосында медаль иясе Валерия Попова була. РФ субъектлары арасында зачетта ул ирекле программада (90,4333) һәм техник программада (88,0624) өченче нәтиҗә күрсәтте. Техник һәм ирекле программалар нәтиҗәләре буенча спортчы 178,4957 балл җыйган – бу гомуми зачетта өченче нәтиҗә һәм РФ субъектлары арасында беренче нәтиҗә.
Шулай итеп, барлык төр программаларда да 627,2471 гомуми нәтиҗә белән Татарстан Республикасы синхрончылары команда зачетында өченче урынны алдылар.