Софья Дьякова Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында алтын медаль яулады

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Россия-Кытай яшьләр җәйге Уеннарында йөзү буенча ярышлар дәвам итә.

Бүген турнир кысаларында Казан шәһәренең «Дельта» СШОР тәрбияләнүчесе ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә алтын медаль яулады. Исегезгә төшерәбез, элегрәк спортчы 200 метр дистанциядә көмеш медаль яулаган иде.

Уеннар Чунцин шәһәрендә 27 майга кадәр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International