Яңа Уренгойда авыр атлетика буенча Россия чемпионаты турнирлары дәвам итә. Кичә, 15 июньдә, Татарстаннан авыр атлет 89 килограмм авырлыкта көмеш медаль яулады.
Даниэль Кузьмичев ярышлар вакытында 151 килограммны сикерүдә һәм 193 килограммны этәрүдә уңышлы күтәрә. Даниэльнең йомгаклау нәтиҗәсе 344 килограмм тәшкил итә. Чыгышлар нәтиҗәсендә спортчы икенче урынны ала.
Исегезгә төшерәбез, авыр атлетика буенча чемпионатта бөтен Россиядән 250 авыр атлет, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнаша.