Воронежда кыяга менү буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Соңгы көн алдыннан 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге спортчылар арасында «боулдеринг» дисциплинасында квалификация узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстаннан Әминә Кәримова үз яшь төркемендә "боулдеринг" дисциплинасында, шулай ук "трудность" дисциплинасында иң көчле 30 кыяга менүче рейтингына керде.