Яр Чаллыда физкультурниклар көнен бер үк вакытта шәһәрнең өч мәйданчыгында билгеләп үттеләр: Габдулла Тукай яр буе, Җиңү паркы һәм «Гренада»экстрим-паркы. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Шәһәр мәйданчыкларында яшәүчеләр өчен мастер-класслар, күрсәткеч чыгышлар һәм спортчылар ярышлары белән спорт утраулары оештырыла. Биредә күрсәткеч чыгышларны һәм ярышларны карарга гына түгел, ә шәһәрнең спорт учреждениеләре белән танышырга, секцияләргә язылырга, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия комплексы нормативларын үтәргә мөмкин иде.
Масштаблы спорт бәйрәме нәтиҗәләре буенча Чаллы спорт мәктәпләренә 440тан артык бала язылды.