12 августта Балтач муниципаль районының «Сабантуй» ял паркында РФ Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланган физкультурниклар көнен бәйрәм итү узды.
Район Башлыгы катнашындагы чарада спорт өлкәсендәге иң яхшы спортчыларны һәм учреждение хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Шулай ук бәйрәм кысаларында 7 спорт төре буенча Спартакиада узды: пляж футболы һәм волейбол, бадминтон, җиңел атлетика, гири күтәрү, таяк һәм аркан тарту.
Аерым мәйданчыкта теләгән һәркем ГТО нормативларын үти алган.
Ярышлар тәмамланганнан соң барлык җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнәләр.