Баулы районы физкультурниклар көнен ГТО сынау комплексын үтәү белән билгеләп үтте

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

12 августта Баулы шәһәренең 2 нче спорт мәктәбе базасында предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында физкультурниклар көнен бәйрәм итү кысаларында «ГТО уеннары» команда күпбәйгесе узды.

ГТО комплексының команда күпбәйгесе сынауларның түбәндәге төрләреннән тора: ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, 100 метрга йөгерү, биек перекладинада эленеп торудан тарту, кулларны ятып бөгеп һәм җәеп кую.

Команда составына бер ир-ат һәм бер хатын-кыз керә. Җиңүчеләрне команда көрәшенең барлык сынаулары өчен очколар җыю юлы белән ачыклаганнар.

Шулай итеп, «ГТО уеннарында» беренче урынны мәгариф бүлеге командасы алды, икенче урынны «БН» НГДУ алды һәм өченче урынны Эчке эшләр министрлыгы җыелма командасы алды. Авыл җирлекләре арасында беренче урынны Александровское авыл җирлеге яулады, икенче һәм өченче урыннарны Потапово-Тумбарлинское һәм Исергаповское авыл җирлекләре алды.

Моннан тыш, Баулы районында физкультурниклар көнен бәйрәм итү кысаларында «Хәрәкәттә бәрәкәт» һәм «Сабантуй ГТО - 2023»видеороликларының республика этабы җиңүчеләренә ГТО отличие билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләүдә Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данияр Бакиров катнашты.

Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы» Демография «милли проектының» Спорт - тормыш нормасы федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International