Татарстан һәм Архангельск өлкәсе арасында туп белән хоккейны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 16 августта, Казанда Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР «Динамо» ОГО Рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин һәм Архангельск өлкәсенең спорт министры Алексей Аксенов кул куйдылар. Килешү ике якның да үз төбәкләрендә туп белән хоккей үстерү ниятен рәсми рәвештә раслый.

Имзалау тантанасы «Динамо» спорткомплексында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең туп белән хоккей федерациясе президенты Борис Скрынник, Архангельскидан «Водник» хоккей клубы директоры Роман Клобуков һәм Казаннан «Ак Барс-Динамо» хоккей клубы вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International