Светлана Липатова-спорт көрәше буенча халыкара турнир җиңүчесе

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

17-20 августта Бухареста (Румыния) спорт көрәше буенча Ion Cornianu & Ladislau Simon халыкара турниры узды.

Казан спортчысы, «Ракета» ФСО, «Ак Барс» урта мәктәбе тәрбияләнүчесе Светлана Липатова Россия җыелма командасы составында турнир җиңүчесе булды. Светлана 59 кг авырлыктагы категориядә Румыния һәм Болгария көндәшләрен узып, иң яхшысы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International