18-20 август көннәрендә Орел шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында каратэ буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы спортчылары ике көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар.
60 кг кадәрге ир-атлар категориясендә Илья Савин, искиткеч техника күрсәтеп, көмеш медаль яулый. Даниил Данилов аңа 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулап кушыла.
Татарстан Республикасы командасы өчен өченче медаль-68 килограммга кадәрге хатын-кызлар категориясендә Камилла Бикмуллина яулаган бронза медаль.