18-20 августта Санкт – Петербургта ветераннар арасында академик ишкәк буенча Бөтенроссия регатасы Нева-мастерс ярышлары узды. Турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән 154 спортчы, шул исәптән Татарстан спортчылары катнашты.
Татарстанның атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин һәм спорт мастеры Виталий Сыченков Мәскәүнең «Динамо» ветераннары – спорт мастерлары Геннадий Астахов һәм Андрей Андреев белән бергә 3 көмеш медаль яуладылар. Ә финал заездында Сигезле белән рульле командада Мәскәү спорт мастерлары Андрей Синицин, Михаил Бекназаров, Андрей Климовских һәм Иван Гущин белән чемпион булдылар.
Шулай ук ярышларда «Ак Барс Татнфеть» командасы ветераннары Фирдәүс Мөхәммәтҗанов, Василий Потапов, Владимир Кочетков, Николай Кочережкин, Борис Нагорных, Рульче Альберт Магазов һәм мәскәүлеләр Юрий Картошкин, Павел митянин һәм Евгений Григорович катнашты. Алар, бер экипажда рульле сигезлектә чыгыш ясап, ярышлар программасының ике төрендә бронза призерлар булдылар.