25-27 августта һәм 1-3 сентябрьдә Казанның Биектау автодромында ралли-кросс буенча Россия чемпионатының алтынчы, соңгы этабы һәм финалы узачак.
Биш сыйныф пилотлары мавыктыргыч көрәштә очрашачак. Россия чемпионаты Милли, Супер-1600; Россия Кубогы Супер авто, Д2Н; Россия беренчелеге Д2 - Юниор.
Россиянең төрле шәһәрләреннән 60тан артык спортчы Казанга үзләренең осталыкларын күрсәтү һәм шәхси нәтиҗәләрен яхшырту өчен киләчәк, финал алдыннан максималь баллар җыярга тырышачак.
Тамашачылар өчен керү ирекле. Шулай ук 27 август һәм 3 сентябрьдә узачак кросс комитеты һәм ралли-кроссның ЮТУБ-каналында һәр этапның финал узышларын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.