18 августта Актаныш муниципаль районында «Буляк» лагереның 4 сменасы отрядлары арасында ГТО уеннары узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Уеннарда отрядлар командалары катнаша, аларның составына 2шәр кыз һәм егет керә. Аларга озынлыкка сикерү, гәүдәне ятып күтәрү, кулларны таянып яки ятып бөгеп кую һәм 100 метрга йөгерү кебек сынауларны үтәргә туры килә.
Җиңүчеләр һәм призерлар команданың барлык катнашучылары үткән вакыт буенча билгеләнә. Аларга Бөтенроссия ГТО комплексының истәлекле бүләкләре һәм грамоталары тапшырылды.
Шулай ук Уеннар кысаларында лагерь җитәкчеләре комплекс нормативларын үтәгәннәр.