Татарстан республикасында ГТО региональ операторы «ГТО белән 1 класста»онлайн-акциясе башлануы турында игълан итте. Конкурсның муниципаль этабы 28 августта башлана һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акциядә катнашучыларга-6-7 яшьлек балаларга (1 баскыч) ГТО комплексының 3 сынавын үтәргә кирәк:
- гәүдәне аркада ятып күтәрү (пресс) – 15 тапкыр (малайлар), 14 тапкыр (кызлар);
30 метрга йөгерү;
озынлыкка сикерү.
Нәтиҗәне видеога төшерергә һәм ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк. Видеоның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш, анда ГТО символикасы белән элементлар булырга тиеш. Шулай ук оригинальлек тә хуплана. Кадрда 1 кеше генә булырга тиеш.
Республика этабына акцияләр һәр районнан бер иң яхшы видеоролик буенча узачак. Өч җиңүче 15 сентябрьдә билгеләнәчәк:
- беренче җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
икенче җиңүче муниципаль районнарның тест үзәкләре битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә роликның иң күп лайклары;
өченче җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнәчәк.
Җиңүчеләр дипломнар һәм ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.