Татарстанда ГТО Җәйге фестиваленең муниципаль этабы башланды

2023 елның 25 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең муниципаль этабы старт алды.

Фестивальдә 14 катнашучыдан торган команда составында, җенесенә карамастан, 8 яшьтән 59 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Фестивальнең спорт программасы ГТО комплексының IIXV баскычлары тестларыннан тора һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) физкультура чараларын һәм спорт чараларын оештыру буенча методик киңәшләргә ярашлы рәвештә формалаштырыла. Фестивальнең мәдәни һәм мәгариф программалары оештыручылар карары буенча үткәрүче оешма тарафыннан билгеләнә.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча һәр шәһәр округы яки муниципаль район җиңүчесе фестивальнең зона этабында көрәшне дәвам итәчәк, ул 30 сентябрьдә башлана.

Фестивальнең кагыйдәләре белән тулырак кушымтада танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International