Татарстанлы Сергей Сергеев бокс буенча Россия чемпионы булды
2023 елның 26 августы, шимбә
26 августта Хабаровскида бокс буенча Россия чемпионаты тәмамлана. Казанның «Идел» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, татарстанлы Сергей Сергеев 75 кг авырлык категориясендә Россия чемпионы булды.
Сергей Иркутск спортчысы Егор Шапочанскийны җиңде.