Казанда хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы финалы узачак

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

27 августта Казанда «Рубин» стадионында хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Кубогының финал матчы узачак, анда Казанның «Вахитов районы спорт мәктәбе» һәм «Рубин» командалары очрашачак.

«Вахитов районы урта мәктәбе» командасы – Татарстан Республикасының гамәлдәге чемпионы, «Рубин» – 2022 елгы ТР Кубогын яулаучы, өстәвенә узган елгы финалда «рубинлылар» үзләренең хәзерге көндәшләрен җиңде.

Командалар быелгы сезонда очрашкан инде. Татарстан Республикасы Чемпионатының 1нче тур матчында Вахитов районы урта мәктәбе Рубинны 4:0 исәбе белән җиңде.

Татарстан Кубогы финал матчы 12.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International