26 августта Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәге бассейнында «Акватлон-2023»ярышлары узды. Чара кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Россия Кубогы медальләре өчен ярышлар, егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге , шулай ук балалар триатлон лигасы узды, анда 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.
Ачылу һәм бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм ТР триатлон федерациясе вәкилләре Сергей Яковлев катнашты. Шулай ук Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.