Казанда Татарстан Республикасы мәктәп футбол лигасының финал этабы башлана

2023 елның 29 августы, сишәмбе

4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Казанның «Буревестник» стадионында Татарстан Республикасы мәктәп футбол лигасының финал этабы матчлары узачак. Ярышларның бу этабында республиканың төрле почмакларыннан муниципаль этапларда җиңүче командалар очрашачак.

Ярышларның муниципаль этапларында республиканың 13 муниципаль районыннан, шул исәптән Агерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Нурлат һәм Чистай районнарыннан, шулай ук Чаллы шәһәреннән 4 624 спортчы катнашты.

Ярышларны ачу тантанасы 4 сентябрьгә планлаштырылган, анда хөрмәтле кунаклар катнашачак. Шулай ук ярыш көннәре кысаларында «Рубин»МФК катнашында мастер-класс планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International