Бүген Алабуганың җиңел атлетика манежында 50гә якын малай һәм кыз «ГТО»нормативларын үтәү өчен җыелды. Әлеге фестиваль ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерә һәм аларны комплекс нормативлары белән таныштыра.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр сыгылмалылык, төгәллек, тизлек, көч һәм теннис тубы ыргыту нормативларын үтәгәннәр.
Чара нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының спортны үстерү секторыннан һәм Татарстан республикасында «ГТО» региональ операторыннан дипломнар һәм бүләкләр алдылар.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.