Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев конкурс буенча ярышларда булдылар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 30 августта, «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган ТР Раис Кубогына конкурс буенча мавыктыргыч ярышлар узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев турнирның мактаулы кунаклары булдылар.

ТР Раис Кубогына Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары, шулай ук Евразия ат спорты ассоциациясенә кергән төрле илләрдән күренекле жокейлар җыелды. Россиядән тыш, бу ассоциациягә Беларусь, Молдова Республикасы, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Грузия һәм Иран кебек илләр керә.

Рөстәм Миңнеханов, турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләп, барысын да Республика көне белән котлады һәм Россия ат спорты федерациясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, ярышларны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International