Татарстан спортчысы «Игелекле ихтыяр Кубогы» ның бронза призеры булды

2023 елның 1 сентябре, җомга

30 августта «Москва» ишү каналында байдарка һәм каноэда ишү буенча «Игелекле ихтыяр Кубогы»халыкара ярышларының беренче көне узды.

Беренче ярыш көне кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар, 19 һәм 24 яшькә кадәрге юниорлар, шулай ук 19 яшькә кадәрге юниорлар арасында 10 комплект медаль уйнатылды.

Казан спортчысы Роман Бутым Россия һәм Татарстан Республикасы җыелма командалары тупланмасына медаль алып килде, 200 метр дистанциядә бронза призер булды.

Игелекле ихтыяр Кубогы Мәскәү шәһәренең Спорт департаменты тарафыннан Бөтенроссия байдарка һәм каноэда ишү федерациясе белән берлектә Мәскәү спортының 100 еллыгы елында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International