Казанда «Ф. Г. Вәлиев кубогы»Бөтенроссия ярышлары башлана

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрьдә Бадминтон үзәгендә «Ф.Г. Вәлиев истәлеге Кубогы»бөтенроссия ярышлары старт ала. 6-8 сентябрьдә өлкәннәр арасында турнир узачак, 10-13 сентябрьдә дүрт яшь төркемендә: 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ярышлар, шулай ук 11 яшькә кадәрге спортчылар арасында балалар ярышлары узачак.

Турнирларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Самар өлкәләре һәм башка төбәкләр бадминтончылары катнашачак.

Ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Кайбыч, Чистай, Әлмәт, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Әлки, Буа, Актаныш районнары бадминтончылары чыгыш ясаячак.

Өлкәннәр турнирының финал матчларын трансляцияләү Матч ТВ телеканалларында планлаштырылган. Финаллар 8 сентябрьдә сәгать 10да башлана.

Ярышлар челтәрләре: http://www.info.badm.spb.ru/competition/629/competition

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International