Казанда Инвалидлар һәм ОВЗ арасында "Стальная воля" Бөтенроссия футбол ярышлары башлана

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

7-9 сентябрь көннәрендә Казан инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Стальная воля» футбол буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар «Центральный» стадионында узачак һәм Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән 500гә якын катнашучыны берләштерәчәк.

Катнашучылар 7 дисциплинада ярышачак, шул исәптән ЦП авырулары булган кешеләр өчен футбол, ампутантлар футболы, саңгыраулар футболы, интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр өчен мини-футбол, сукырлар өчен 5х5 мини-футбол, трансплант-футбол һәм электр коляскаларында футбол.

Ярышларны рәсми ачу тантанасы 7 сентябрьдә 09:30 сәгатьтә «Центральный»стадионының футбол-җиңел атлетика манежында узачак. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе вәкилләре, шулай ук Алексей Смертин, Юрий Борзаковский, Василий Артемьев, Иван Потехин, Роберт Дзантиев һәм Татьяна Оховая кебек танылган спортчылар һәм спорт оешмалары әгъзалары катнашачак.

Ачылу тантанасы кысаларында РФС һәм Казан шәһәре администрациясе җыелма командалары арасында гала-матч узачак. Матч тәмамлангач, адаптив футбол буенча тренерларның квалификациясен күтәрү программасы тыңлаучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International