Алабуганың «Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

«Астра» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын сынау нормативларын лаеклы үтәделәр.

Балалар 30 метрга йөгерүдә, кулларын ятып бөгеп һәм җәеп, гимнастика эскәмиясендә алга авышып, максатларына теннис тупын ыргытуда һәм гәүдәләрен ятып күтәрүдә үз сәләтләрен һәм физик әзерлекләрен күрсәтә алдылар.

Сынауларны узу нәтиҗәсендә реабилитантлар спорт күнекмәләрен арттыруга, төрле физик әзерлеккә, массакүләм спортка җәлеп итүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International